news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама арты театрлары җәйге театраль Сабантуйның волейбол ярышларын башлап җибәрде

Театрлар Сабантуе быел 18 июньдә Минзәләдә узачак.

Кама арты театрлары җәйге театраль Сабантуйның волейбол ярышларын башлап җибәрде
Минзәлә театры командасы
Минзәлә театрының матбугат үзәге

Быел 18 июньдә Минзәләдә узачак Республика театрлары Сабантуеның беренчел ярышлары башланып та китте – Кама арты театрлары Минзәләгә җыелып волейбол ярышларының зональ турын үткәргән.

«Сабантуй программасында 13 уен, шуларның берсе — соңгы елларда Сабантуй уеннарыннан төшеп торган волейбол ярышлары. Төп уеннарга кадәр Кама арты театрлары «Юбилейный» спорткомплексында очрашты», - дип хәбәр итә Минзәлә татар дәүләт драма театрының матбугат үзәге.

Катнашучыларны район башкарма комитетының Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев сәламләгән.

Уеннарда Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт театрлары командалары катнашкан.

Нәтиҗәдә, I урынга - Чаллы, II урынга - Әлмәт, III урынга - Минзәлә, IV урынга Түбән Кама театры чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot