Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама Аланыннан Луганскига махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен ярдәм озаттылар
Кама Аланыннан Луганскига махсус хәрбиләр операциядә катнашучылар өчен ярдәм партиясен озаттылар. Хәрбиләргә тәм-том, дарулар, кием-салым, коры душлар һәм маскировка челтәрләре тутырылган посылкалар җибәрделәр.
«Сез дә ярдәм җыюга кушыла һәм Кама Аланындагы «Чулман-Су» мәдәни үзәгенә хәрбиләребез өчен кирәкле әйберләр китерә аласыз», - диде Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
- 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз