news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланындагы хастаханәне төзекләндергәч, социаль ипотека өчен 40 фатир бушарга мөмкин

Проект нигезендә район хастаханәсенең аерым урнашкан бүлекләрен ике төп корпуста берләштерү күздә тотыла

(Кама Аланы, 1 апрель, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Кама Аланында район клиник хастаханәсен төзекләндерү, ә бушаган мәйданнарны социаль ипотека буенча фатирлар өчен куллану күздә тотыла. Бүген бистәне үстерү перспективаларына багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республика башлыгы бистәдәге иң “проблемалы” социаль өлкә объектларының берсендә – район клиник хастаханәсендә булды. ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, хастаханә Кама Аланында гомер кичерүче – 15 мең, якын-тирә авылларда яшәүче 18 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Хастаханәдә 40 табиб эшли.
Айрат Фәрраховның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта район клиник хастаханәсе бүлекләре өч төп корпуста, шулай ук бистәнең төрле почмакларындагы берничә бинада урнашкан. Бу әлеге биналарны тоту өчен шактый зур чыгымнар таләп итә. Хастаханәнең еллык бюджеты – 66 миллион сум.
Хастаханәнең Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үсеш стратегиясе төрле җирдә урнашкан бүлекләрне ике корпуска берләштерүне күздә тота, аларда яхшылап җиһазландырылган кабул итү бүлеге оештырылачак. Хастаханәдә пациентларны сыйфатлы амбулатор дәвалауга басым ясап, хәзерге вакытта бөтенләй диярлек кулланылмаучы хирургия бүлегеннән баш тартырга ниятлиләр.
Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, хастаханәне үзгәртеп кору бушаган мәйданнарны 41 фатирга әверелдерергә мөмкинлек бирәчәк. А.Метшин бушаган мәйданнарны Дәүләт торак фондына квадрат метрын 9-10 мең сумга сатарга тәкъдим итте, ә Дәүләт торак фонды әлеге бәягә ремонт чыгымнарын өсти алыр иде.
“Президент фикеренчә, бушаган фатирлар, беренче чиратта, Кама Аланында яшәүчеләрнең үзләренә – бистәнең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә кирәк, шунлыктан муниципаль хакимиятләр аларны сатудан матди табыш алуга өметләнмәскә тиеш.
“Без бистәдә спорт өлкәсендә күпмедер күләмдә эш башкардык инде – биредә яңа боз сарае барлыкка килде, - диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә. – Хәзер сәламәтлек саклау өлкәсендә нидер эшләргә кирәк. Без район хастаханәсен төзекләндерү эшләрен башларга әзер, ә психоневрология тернәкләндерү үзәге төзелешенә акча алу өчен җентекләп әзерләнгән проект кирәк”.

news_right_1
news_right_2
news_bot