news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланында яшь спортчылар арасында узган автокросс җиңүчеләре ачыкланды

Тугызынчы ел рәттән оештырылучы ярышларда 12 шәһәрдән 47 узышчы катнашты.

Кама Аланында яшь спортчылар арасында узган автокросс җиңүчеләре ачыкланды
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Кама Аланында "Таиф-НК" кубогына Татарстан Республикасы беренчелегенә автокросс үтте. Яшь спортчылар үзләрен оста һәм тәҗрибәле узышчылар итеп күрсәттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тугызынчы ел рәттән оештырылучы ярышларда 12 шәһәрдән 47 узышчы катнашты.

 Картингчылар “Стриж”, “125-Стандарт”, “Gx-200”, “Пилот”, “Хонда" классларында үзара көч сынашты.

“Д2-юниор ОКА” классында узышучылар да тамашачылар күңелендә көчле тәэсир калдырды.

 “125-Стандарт” классында Түбән Камадан Лев Михайлов – өченче, “Д2-юниор ОКА” классында Данил Жаворонков беренче урын яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot