Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама Аланында яшәүчегә коронавируска бәйле ялган хәбәр тараткан өчен штраф салганнар
Ялган мәгълүмат тараткан хатын-кыз 30 мең сум штраф түләячәк.
(Казан. 2 апрель, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче бер ханымга 30 мең сум штраф салынган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кичә моношәһәрдә яшәүче 48 яшьлек ханым Кама Аланында коронавирус йоктырган ике кеше ачыклануы турында смс аша ялган хәбәр тараткан. Хокук бозучыны полициянең җирле бүлеге хезмәткәрләре ачыклаган.
Административ хокук бозу турында беркетмә РФ КоАП 13.15 ст. 9 өл. («Массакүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану») буенча төзелгән.
Судта фейк авторы үз гаебен таныган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз