news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланында вокалчылар конкурсы башланды

35 катнашучы икенче турда призлы урыннар өчен көрәшү хокукын алды

(Кама Аланы, 26 октябрь, “Татар–информ”, Галина Митина). Кама Аланы бистәсенең “Чулман–Су” мәдәният үзәгендә вокалчылар арасында район күләмендә ел саен оештырылучы ачык конкурсның беренче туры узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган фестивальдә Түбән Кама муниципаль районы торак пунктлары һәм Кама Аланы бистәсеннән 5–19 яшьлек 45 солист, 10 ансамбль һәм 7 конферансье төркеме катнашты.
Жюри карары нигезендә, 35 катнашучы (вокалчылар һәм иҗат коллективлары) икенче турда призлы урыннар өчен көрәшү хокукын алды. Фестиваль ноябрьнең беренче декадасында гала–концерт белән төгәлләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot