news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланында верфь төзелергә мөмкин

Верфьне төзүгә якынча 6,5 млрд сум кирәк булачак.

Кама Аланында верфь төзелергә мөмкин
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Түбән Кама районы суднолар төзүдә данлыклы нарат урманы белән генә түгел, үзенең верфе белән дә танылырга мөмкин. Ульяновск инвесторлары территорияне верфь төзү өчен потенциаль мәйданчык буларак карадылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сүз елга, диңгездә йөзүче универсаль суднолар төзү турында бара. Бу - әлегә тиңнәре булмаган Россия-Германия проекты. "Сембер верфе" урнашачак урын сыйфатында Кама Аланындагы елга ярын карыйлар.

Верфьне төзүгә якынча 6,5 млрд сум кирәк булачак, эш урыннары саны – 350. Елына 24ләп судно җитештерү күздә тотыла. Түбән Кама районыннан тыш, инвесторлар төзелеш өчен территория сыйфатында Яшел Үзән районын да карыйлар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot