news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланында тхэквондо буенча Түбән Кама районы беренчелеге узды

Ярышларда Чаллы, Биектау, Тәтеш, Түбән Кама һәм Кама Аланы командалары катнашты

(Кама Аланы, 25 май, “Татар-информ”, Галина Митина). Кама Аланы бистәсенең тхэквондо җыелма командасы Олимпия тхэквондосы буенча Түбән Кама районы беренчелегендә җиңү яулады. Чаллы спортчылары – икенче, Биектау районының тхэквондочылар командасы өченче урынга лаек булды.
Беренчелек Кама Аланының “Батыр” спорт комплексында узды. Ярышларда Чаллы, Биектау, Тәтеш, Түбән Кама һәм Кама Аланы командалары (барлыгы 70 кә якын спортчы) катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot