news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама Аланында моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем булды
Башкала кунакларын биредә төзелә торган индустриаль паркның җитештерү куәте белән таныштырдылар
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Бүген Кама Аланында Россия икътисадының тотрыклы үсешен арттыру буенча Хөкүмәт комиссия каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем әгъзалары булды.
Алар Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Чаллы мэры Илдар Халиков, бистә башлыгы Игорь Привалов һәм башка рәсми затлар озатуында “Кама Аланы” индустриаль паркының җитештерү куәте белән таныштылар.
Мәскәү кунакларына стретч-пленка һәм мультифиламент җепләр җитештерү цехын күрсәттеләр.
Бүген моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем әгъзалары Кама Аланында яшәүчеләрнең башка икътисади уңышлары белән дә танышты. Индустриаль парк цехының берсендә махсус алар өчен “Кама Аланы – перспективалы үсеш территориясе” стенды тәкъдим ителде. Башкала кунакларына автозапчастьлар җитештерүче “Термокам” ҖЧҖ һәм Чистай тегү фабрикасының җирле филиалы үз продукциясен тәкъдим итте.
Соңгы предприятиенең эше кунакларны аеручы кызыксындырды, төркем җитәкчесе аны моношәһәр буларак Кама Аланын үстерү проектына кертергә тәкъдим итте.
Хәзер тегү фабрикасында махсус өс киемнәре генә түгел, ә “Балалар дөньясы” бөтенроссия сәүдә челтәрендә тәкъдим ителә торган балалар кием-салымнары да тегә. 2013 елгы Бөтендөнья студентлар универсиадасы логотибы белән трикотаж өс киемнәре тегү буенча проект эшләнә. Шулай ук стендта булачак туристлык-савыктыру паркы картасы да бар иде.
Бүген Чаллыда моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем әгъзалары визитларына нәтиҗә ясаячак. Кама Аланы дәүләттән финанс ярдәм алу-алмавы аларның нинди бәя бирүенә бәйле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2