news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланында масштаблы реконструкциядән соң спорт мәктәбе ачыла

Кама Аланында масштаблы реконструкциядән соң спорт мәктәбе ачыла
Презентация: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Кама Аланында масштаблы реконструкциядән соң 5нче номерлы спорт мәктәбе ачылачак. Обьектны 2025 елның дүртенче кварталында ачарга планлаштыралар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Марина Иванова сөйләде.

Мәктәп район халкы өчен дә, башка төбәкләрдән килгән спортчылар өчен дә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заманча күпфункцияле база булачак..

Хәзерге вакытта мәктәптә бокс, дзюдо, тхэквандо, баскетбол һәм ирекле көрәш кебек биш спорт төре буенча укыту-тренировка дәресләре уза. Спорт мәктәбендә барлыгы 488 бала шөгыльләнә.

Объектның инфраструктурасы халыкның төрле категорияләренә исәпләнгән. Кама Аланында яшәүчеләр тренажер залына, фитнес-тренировкаларга, бокс һәм баскетбол дәресләренә йөри һәм волейбол залыннан файдалана алачак.

Ярышларга яки җыеннарга килүче спортчылар өчен мәктәптә 60-70 урынга исәпләнгән шартлар булдырылган.

«Бу районда сыйфатлы спорт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыра һәм илнең башка төбәкләреннән югары квалификацияле тренерларны җәлеп итәргә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте докладчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot