news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Аланында Кыш бабайлар парады булды

Кама Аланы «Оазис» экопаркында бистәнең төп чыршысы үз утларын кабызды.

Кама Аланында Кыш бабайлар парады булды
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада бәйрәм программасы Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады белән ачылды. Артистлар кунакларга бәйрәм тамашасы һәм яхшы кәеф бүләк итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук чыршыны ачу тантанасында «Иң матур бизәлеш» конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм дәвамында әкият геройлары өлкәннәр һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, конкурс оештырды, татлы бүләкләр таратты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100