news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Аланында инвалидлар декадасында традицион хәйрия аукционы узды

Сәгать ярым барган аукционда 45 мең сумна артык акча тупланган, аның бер өлеше физик мөмкинлекләре чикле булган авторларның үзләренә тапшырылачак.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсендә инвалидлар декадасы кысаларында традицион хәйрия аукционы узды. Әлеге чарага депутатлар, предприятие һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм шәһәрнең гади кешеләре килде. Хәйрия чарасында шулай ук Кама Аланы бистәсе муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Сәлахетдинов та катнашты, дип хәбәр итә Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте.

Аукционга барлыгы 75 лот куелган. Картиналар, бәйләнгән эшләнмәләр, йомшак уенчыклар, сәйләннән, балчыктан ясалган әйберләр, сувенирларны балалар һәм өлкәннәр, педагоглар һәм ата-аналар, белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдәге, предприятие һәм оешмалардагы оста куллы кешеләр һәм инвалидлар үзләре дә күргәзмә өчен махсус әзерләгән.

Сәгать ярым барган аукционда 45 мең сумнан артык акча тупланган. Аның бер өлеше физик мөмкинлекләре чикле булган авторларның үзләренә тапшырылачак. 35 мең сумлап акчаны кыйммәтле дарулар алучы инвалид балалы гаиләләргә тапшырырга дип карар кылынды. Кама Аланында физик мөмкинлекләре чикле булган шундый 41 бала яши.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100