Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Аланында экопаркны ясау өчен ун миллион сум бүлеп бирелгән
2019 елда эшнең икенче этабы өчен тагын 10 млн сум бүлеп бирелгән.
(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Кама Аланында экопарк булдыру эше дәвам итә. Узган ел аның беренче этабын башкарып чыгу өчен республика бюджетыннан 10 млн сум бүлеп бирелгән иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бу чараларга экопаркта ясалма сулык өчен урын казылды, кафе бинасы төзелде, буа янында балалар мәйданчыгы һәм беседка куелды, төрле төстәге брусчаткадан тротуар һәм такта сукмаклар салынды, эскәмияләр урнаштырылды, заманча яктырту һәм видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылды.
2019 елда эшнең икенче этабы өчен тагын 10 млн сум бүлеп бирелгән. Хәзер төзүчеләр буаны ныгыту эшләрен башкаралар, җәяүлеләргә су аша чыгу өчен күпер салалар. Парк биләмәләренә яшел үлән чәчелгән, 150 төп чыршы үсентесе, чәчәкләр утыртылган.
Биредә төрле яшьтәге кешеләр өчен спорт зоналары булдыру да каралган.
Экопарк Кама Аланында яшәүчеләрнең төп ял итү урыны булырга тиеш. Биредә зур ясалма чыршы да куярга ниятлиләр.
Иҗтимагый киңлекләрне яңарту программасын гамәлгә ашыру барышында соңгы елларда моношәһәр территориясендә берьюлы берничә заманча ял итү зонасы ясалды. Алар - Җиңү Паркы, "Мандарин" комлыгы, "Яшьләр" скверы булдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз