Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Аланында «Безнең ишегалды» программасына йомгак ясадылар
Кама Аланында «Чулман-Су» мәдәни үзәге янындагы мәйданда «Безнең ишегалды» күршелек фестивале узды.
Рәсми өлешне «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле сәяси советы әгъзасы Радмир Беляев ачты. Ул соңгы елларда Кама Аланы сизелерлек үзгәрүен искәртте.
«Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Түбән Кама районында соңгы биш елда бик күп уңай үзгәрешләр булды. Мөһим инфраструктура объектлары – «Чулман-Су» мәдәни үзәге, бассейн, күпсанлы парклар һәм скверлар, боз сарае төзекләндерелгән, ә күптән түгел 5 нче номерлы спорт мәктәбе ремонтланган. Әлбәттә, «Безнең ишегалды» программасы буенча матур ишегаллары барлыкка килүен дә билгеләп үтәргә кирәк», - диде ул.
Россиядә Татарстаннан сенатор Александр Терентьев чыгышында билгеләп үткәнчә, республика катлаулы сәяси һәм икътисади шартларда да алга таба үсеш үрнәге булып кала.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, «Аз тоннажлы химик технологияләр» технопаркы директоры Михаил Варфоломеев фәнни һәм мәгариф инициативаларына басым ясады.
«Рөстәм Миңнеханов мәгариф программаларына һәм фәнне үстерүгә зур игътибар бирә. Алар арасында - «Физика-математик алгарыш» проекты, ул укучыларга илнең әйдәп баручы галимнәре белән очрашырга мөмкинлек бирә. Бу тәҗрибәне бөтен Россиягә киңәйтү планлаштырыла. Татарстан - яшьләрнең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачу территориясе», - дип ассызыклады спикер.
Бистә башлыгы Александр Павлов республика һәм район җитәкчелегенә Кама Аланына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
«Соңгы 10 елда территорияне үстерү һәм безнең халык өчен гаять зур эш башкарылды. Күп кенә планнар алдагы елларда да гамәлгә ашырылачагына ышанам», - диде ул.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте
«Безнең ишегалды» программасында актив катнашучы 15 кешегә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәсми өлештән соң кунакларны «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында бай программа каршы алды. Бу көнне балалар өчен мастер-класслар, интерактив уеннар үткәрелде.
Шул ук вакытта күршелек фестивале мәйданчыклары янында «Бердәм Россия» пикет палаткалары эшләде – агитаторлар «Бердәм Россия»дән Татарстан Рәисе вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановны хуплап агитация материаллары тараттылар.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе сайлавы, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз