news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланында “Аҗаган” хәрби-спорт уены узды

Кама Аланы уку йортларында белем алучы 50 дән артык бала Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Аҗаган” хәрби-спорт уенында катнашты

(Кама Аланы, 25 февраль, “Татар-информ”, Галина Митина). Кама Аланы уку йортларында белем алучы 50 дән артык бала Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Аҗаган” хәрби-спорт уенында катнашты.
Чара гомуми сафка тезелүдән башланып китте, анда биш команда строевой әзерлек элементларын күрсәтте һәм уенның маршруты белән танышты. Командаларның һәркайсы сигез этапны үтәргә тиеш иде. Хәрби-спорт уенында катнашучылар граната ыргытты, автоматны сүтеп җыйды, янгын куркынычсызлыгына әзерлек элементларын күрсәтте, көч таләп итә торган күнегүләр комплексын башкарды, медицина конкурсында катнашты. Дошман штабын алу һәм анда команданың сугышчан байрагын кадау уеннарның иң югары ноктасы булды.
Барлык этапларның нәтиҗәләре буенча “Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау көллияте”нең Кама Аланындагы филиалы командасы – беренче, Кама Аланы бистәсенең 1 нче мәктәбе отряды – икенче, Кама Аланы гимназиясе вәкилләре өченче урынга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot