news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Аланында 304 гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды

Җыелмага ярма, макарон, көнбагыш мае, он, консерва, чәй, шикәр комы, татлы ризыклар керә.

Кама Аланында 304 гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды
http://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Кама Аланында 304 гаиләгә азык-төлек җыелмасы бирелде.Азык-төлек җыелмалары бүлү пунктларында бирелде, шулай ук өйгә волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр дә алып килеп тапшырды, тапшырганда, барлык куркынычсызлык чаралары үтәлде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе ике ай дәвамында һәр адрес буенча гуманитар ярдәм тагын өч тапкыр биреләчәк. Җыелмага ярма, макарон, көнбагыш мае, он, консерва, чәй, шикәр комы, татлы ризыклар керә.

Шулай ук 169 данә «игелек тартмасы»н бистә халкы «Татнефть» компаниясе хәйрия фондыннан алды. Алар арасында I, II, III төркем инвалидлар, инвалид балалар, ятим балалар бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100