Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Аланы ЗАГСы җитәкчесе «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында җиңгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәнең ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында беренче урынны яулады. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Конкурста Әлфия Җәүдәтовна авыр тормыш хәлләрендә калган гаиләләр белән эшләү буенча уңай тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Мисал өчен,гаиләгә торак шартларын яхшыртырга һәм эш эзләүдә ничек ярдәм итәргә була. Әлфия Җәүдәтовна үзенең тезисларын конкрет гаиләдәге вазгыять үрнәге белән ныгыткан. Моннан тыш, ул «авыр» бала өчен индивидуаль тернәкләндерү планын эшләү буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим иткән.
«Үз өстемә шундый җаваплылыкны алып, тәрбияләнүчеләрем өчен якын иптәш, ярдәм итәрлек, оялмыйча һәм курыкмыйча киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган дус булырмын дип уйладым. Эшемдә беренче планга кешелек сыйфатлары чыга: теләктәшлек, кайгырту. Мин аларны гүзәллекне күрергә, башкаларга ярдәм итәргә өйрәтергә телим», – дип саный Әлфия Җәүдәтовна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз