news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Кама Аланы” туристлык паркы конкрет төсмер ала

ТР Министрлар Кабинетында туристлык–сәламәтләндерү паркын төзү проекты тәкъдир ителде

(Казан, 10 июнь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Кама Аланы” туристлык–сәламәтләндерү паркын төзү проекты тәкъдир ителде. Проект буенча фикер алышуны ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук республиканың паркта катнашучылар арасына керүче Алабуга, Чистай, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Түбән Кама районнары вәкилләре, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Анатолий Березинский, шулай ук «Татгражданинвестпроект», республика Җилкәнле спорт федерациясе һәм туристлык комплексын үстерүдә кызыксыну белдергән бизнес–структура вәкилләре катнашты.
“Кама Аланы” туристлык–сәламәтләндерү паркы Татарстан Республикасы Президентының 2008 елның 28 августында дөнья күргән УП–408 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Республикасының Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга, Чистай һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә (үзәге – Кама Аланы бистәсендә) төзеләчәк.
“Кама Аланы” туристлык–сәламәтләндерү паркы территориясе Куйбышев сусаклагычы һәм Кама елгасының су баса торган һәм яр буе өлешләрендә урнашкан. Аның гомуми мәйданы 103015 гектар тәшкил итә, шуның 4862 гектары – Алабуга, 47227 гектары – Мамадыш, 16559 гектары – Түбән Кама, 11128 гектары – Балык Бистәсе, 23239 гектары Чистай муниципаль районнары чикләрендә урнашкан. Парк территориясе чикләрендә 34 торак пункт бар, аларда 22,6 мең кеше яши.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Анатолий Березинский киңәшмә тәмамлангач журналистларга хәбәр иткәнчә, бүген проектның концепциясе каралган. “Без проектка булган гомуми карашны, концептуаль алымны тикшердек, аны килештердек, – диде министр урынбасары. – Муниципаль берәмлекләргә проект тәкъдим ителде, төрле корылмалар төзү өчен планлаштырылган территорияләр аталды, муниципалитетлар әлеге проект белән килеште”.
А.Березинский сүзләренчә, мондый киң колачлы проектның бәясе турында әле сөйләшергә иртәрәк. “Хәзер территорияләр билгеләнгән, инвесторлар үз кертемнәренең күләмен билгели, алардан җавап көтәбез, - дип белдерде министр урынбасары. – Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы су, һава, автомобиль юлларында транспорттан файдалануны тәэмин итү юнәлешендә эшли. Дәүләт инвесторны җәлеп итү өчен беренче чиратта шул юнәлештә эшләргә тиеш”.
“Эшкуарлар паркны төзүдә катнашырга әзер, алар үз чиратларында муниципалитетлардан преференцияләр көтә”, - дип ассызыклады Анатолий Березинский.
Хәзер булачак парк территориясендә туристлык оешмалары эшли, аерым алганда, “Берсут” ял базасы. Шулай ук Мамадыш һәм Чистай районнарында 2 туристлык базасы төзергә планлаштыралар.
Министр урынбасары проектны гамәлгә ашыру кысаларында беренче адымнар турында әйтеп үтте. “4–5 кешедән торган зур булмаган автоном учреждение оештырылачак, ул операторлык функциясен үти, муниципаль районнар белән хезмәттәшлек итә, туристлык продуктын тәкъдим итү белән шөгыльләнәчәк, - диде А.Березинский. – Автоном учреждениенең җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән инде.”
Якын арада транспорттан файдалануны тәэмин итү, шулай ук туристлык проектлары һәм технологияләрен гамәлгә ашыру буенча конкурс үткәрү планлаштырыла. Анатолий Березинский сүзләренчә, ел дәвамында Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән бергә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан зоналарга бүлү проекты эшләнәчәк, инвестиция тәкъдимнәре пакетын формалаштыру һәм мөмкин булган федераль проектларга керүгә тагын бер ел кирәк булачак.
Министр урынбасары хәбәр итүенчә, проект тулысынча 2015 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.





news_right_1
news_right_2
news_bot