news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланы спортчысы бокс буенча Идел буе федераль округы ярышларында алтын медаль алды

Хәзер Светлана Романова бокс буенча май аенда Мәскәү өлкәсендә узачак Россия беренчелегенә әзерләнә.

Кама Аланы спортчысы бокс буенча Идел буе федераль округы ярышларында алтын медаль алды
e-nkama.ru

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Кама Аланыннан 17 яшьлек спортчы Светлана Романова бокс буенча Идел буе федераль округы ярышларында алтын медаль яулады. Ярышлар Пермь крае Березники шәһәрендә узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзер Светлана Романова бокс буенча май аенда Мәскәү өлкәсендә узачак Россия беренчелегенә әзерләнә. Шулай ук ул Россия укучылары Спартакиадасында катнашу хокукын да яулады. Алтын медальдән тыш, Светлана Романова Олимпия чемпионы Шамил Сабиров кулыннан махсус бүләк алды. Кыз бокс белән ике ел гына шөгыльләнсә дә, бу вакыт эчендә күп бүләкләр яуларга өлгергән.

Идел буе федераль округы ярышларында Пермь крае, Самара, Оренбург, Ульяновск, Пенза, Түбән Новгород, Киров, Саратов өлкәләре, Мордовия, Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл һәм Татарстан республикаларыннан барлыгы 174 спортчы катнашты.

Татарстан командасын 23 спортчы тәкъдим итте. Гомумкоманда зачетында 6 алтын, 4 көмеш һәм 9 бронза медаль яулап, Татарстан җыелма командасы икенче урынга чыкты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot