Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама Аланының «Искра» хоккей клубы оешуга 20 ел тулды
Кама Аланының бар халкы да клуб үсешенә ярдәм иткән.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Кама Аланында тренерлар Александр Нестеров һәм Финист Зарипов башлап җибәргән эш бүгенге көндә уңай нәтиҗәләрен бирә. Башта алар ишегалды клубы оештыра. Аннары беренче штаб булдырыла. Гадәти төзелеш вагонында оешкан бу штабта яшь спортчылар җыелышып фикер алышалар, планнар билгелиләр. Форма һәм спорт инвентаре дә шунда саклана.
Тиздән бистә хакимияте дә ярдәмгә килә. Яктыртылган, агач бортлар, җанатарлар өчен эскәмияләр, командалар өчен урыннар булган чын ачык шугалак ясала. Булачак чемпионнарга бүләкләрне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Илсур Метшин үзе тапшыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Команданың җиңүләре шактый. Кызлар командасы да сынатмый. Алар — дүрт тапкыр Татарстан Республикасы чемпионнары, республикада «Алтын алка» турнирының дүрт тапкыр җиңүчеләре.
Бүгенге көндә Савватий һәм Тихон Паюсовлар — өметле спортчылар. Остазлары фикеренчә, яшь буынның потенциалы зур, җиңү пьедесталына ирешү юлында зур теләк һәм какшамас ихтыяр бар.
Кама Аланының бар халкы да клуб үсешенә ярдәм иткән. Тренерлар һәм командалар Рифнур Зәйнуллин, Сергей Соловьев һәм Константин Делинга матди ярдәм күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз