Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Аланы һәм Төркиянең Кавак шәһәре тугандаш шәһәрләр булачак
Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе һәм Төркиянең Кавак (Самсун провинциясе) тугандаш шәһәрләр булачак. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова шул хакта яза.
Бүген Кавак мэры Шериф Юна белән очрашу булды. Ике як та кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру нияте турындагы меморандумга имза куйды. Документта мәгариф, мәдәният, спорт, туризм һәм эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәттәшлек планнары чагылдырылган.
«Кама Аланы өчен бу беренче шундый тәҗрибә һәм мәдәни, мәгариф һәм икътисади багланышларны киңәйтүгә мөһим адым. Бу партнерлык Кама Аланы һәм Кавак халкы өчен яңа перспективалар ачачак, уртак проектлар һәм халыкларыбыз арасында ныклы дуслык нигезе булачагына ышанам!» — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз