news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланы бистәсендә ике мең квадрат метр мәйданда шиналар чүплеге тапканнар

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 1,8 мең квадрат метр мәйданда иске автомобиль покрышкалары чүплеген тапканнар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Түбән Кама шәһәре порталы.

Чүплек урнашкан участок «Хим Интех» җәмгыятенеке. Компания адресына Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү чыгарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot