news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кама Аланы бистәсенең барлык ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Бистәдә тулы куәтенә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре бара

(Кама Аланы, 22 апрель, “Татар-информ”, Галина Митина). Кама Аланы бистәсенең барлык ветеран-фронтовиклары һәм тыл хезмәтчәннәренә бәйрәм чаралары кысаларында “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләре тапшырылды. Сугышта катнашучылар шулай ук азык-төлек җыелмалары да алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Кама Аланына эш сәфәре барышында республика Президенты һәм шәхсән үз исеменнән ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
Искәртеп узабыз, Кама Аланы бистәсендә тулы куәтенә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре бара. Көн саен диярлек балалар бакчалары һәм белем бирү учреждениеләрендә тематик чаралар уза. Һәр ветеранга предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре һәм депутатлар корпусын җәлеп итеп, адреслы шефлык ярдәме күрсәтү буенча актив эш алып барыла.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан Бөек Ватан сугышының барлык ветераннарына торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәкләр. 2005 елның 1 гыйнварына кадәр гариза тапшырган Кама Аланы бистәсенең 8 ветераны 2009 елда субвенция алды инде. Моннан тыш, законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ тагын 16 сугыш ветераны чиратка басты.
Кама Аланы урамнарында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре ябыштырылган баннерлар урнаштырылды, алар яшәгән подъездларда исемле табличкалар беркетелде.
Кама Аланы бистәсендә барлыгы 35 сугышта катнашучы, сугышта катнашучыларның 39 тол хатыны һәм 179 тыл хезмәтчәне яши.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100