news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланы бистәсендә велосипедта йөрү акциясендә өлкән буын вәкилләре катнашты

Велосипедта йөрергә яратучылар арасында Кама Аланының өлкән буын вәкилләре дә бар.

Кама Аланы бистәсендә велосипедта йөрү акциясендә өлкән буын вәкилләре катнашты
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ").  Кама Аланы бистәсендә “Эшкә – велосипедта” акциясе үтте. Велосипедта йөрергә яратучылар арасында Кама Аланының өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чараның төп максаты - велосипедта йөрүнең файдалы икәнлеген һәм транспорт чарасына алмаш була алуын күрсәтү. Пенсионерлар базарга азык-төлек алырга ике тәгәрмәчле транспортта килделәр.

Әлегә Кама Аланында велосипедчылар күп түгел, әмма ел саен велохәрәкәт үсеш ала бара, диләр моношәһәр хакимиятендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot