news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Аланы бөтен Россия өчен коммуналь хезмәтләрне исәпләү приборлары җитештерергә әзер

ТР төзелеш, архитектура, торак төзелеше министры Марат Хөснуллин белдерүенчә, Россиянең Төбәк үсеше министрлыгы бу идеяне хуплый

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). “Кама Аланы” индустриаль паркы базасында бөтен Россия өчен коммуналь хезмәтләрне исәпләү приборлары җитештерү җайга салынырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура, торак төзелеше министры Марат Хөснуллин белдерде.
ТР төзелеш, архитектура, торак төзелеше министры күп фатирлы торак йортларны коммуналь хезмәтләрне исәпләү приборлары белән җиһазлау Россия Федерациясе субъектлары өчен Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан акча алу өчен куелган шартларның берсе булып тора, дип билгеләп үтте. Бу Татарстан өчен авыр башкарыла торган шарт булып тора. “Коммуналь хезмәтләрне исәпләү приборлары - 13 нче бик авыр шарт. Без булдыра алганча, приборларны урнаштырырга тырыштык, әмма барыбер бездә күрсәткечләр югары түгел, - диде Марат Хөснуллин. Без Фондтан программаны 5 елга озынайтуларын сорадык, ул вакытта да безгә ел саен 500 миллион сум кирәк булачак”.
Марат Хөснуллин белдергәнчә, Мәскәүдә узган киңәшмәләрнең берсендә Татарстан тарафыннан “Кама Аланы” индустриаль паркы базасында коммуналь хезмәтләрне исәпләү приборлары җитештерүне оештыру тәкъдим ителгән иде. “Без Чистай сәгать заводы катнашында бөтен Россия өчен счетчиклар җитештерүне җайга салырга тәкъдим итәбез. Россиянең Төбәк үсеше министрлыгы бу идеяне хуплый”, - диде министр. Аның сүзләренчә, Россиянең исәпләү приборлары базары 1 триллион сум тәшкил итә.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында бу проектны чынга ашыру өчен Россиянең Төбәк үсеше министрлыгы белән килешергә кирәк диде. “Буш урында мондый производствоны эшләтеп булмый, нәрсәдән булса да башларга кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100