Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Кама» агрофирмасы өчен бөртекнең басудан ук сыйфатлы кайтуы мөһим
Арышның тоннасы 20 мең сум дип билгеләнгән. Ә дымлылык югары булган бөртекне элеваторлар 4-5 мең сумнан ала.
(Тукай районы, 17 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы басуларындагы 43 мең гектардагы бөртеклеләрнең 23500 гектары орлыкка дип чәчелгән мәйданнар. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә бөртекнең иң югары дигәндә 14-16 процент дымлылык белән суктырылуы шарт. Ә складка сакларга куя торган дымлылык 13-14 проценттан артык булмаска тиеш. Шуңа күрә хуҗалыклар иген аз гына чыланган очракта да, суктырмыйча, ашлыкның кипкәнен көтәргә мәҗбүр булалар, дип аңлата район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, дип яза район газетасы.
«Әле менә күптән түгел генә орлыкны сату бәясе килде. Арышның тоннасы 20 мең сум дип билгеләнгән. Ә дымлылык югары булган бөртекне элеваторлар 4-5 мең сумнан ала. Аермасын сизәсезме? Шуңа да предприятиеләр бөртекнең басуда кипкәнен мөмкин булганча көтәргә тырышалар. Орлыкчылык юнәлешендә эшләмәүче районнар, әлбәттә, күбрәк күләмнәрне суктырды инде», – ди идарә башлыгы.
Сишәмбе көнгә идарәдән алынган мәгълүматлар буенча, бездә бөртеклеләрнең 13 проценты суктырылган, бу 5705 гектар дигән сүз. 20500 тонна икмәк алынган. Бу көнгә уңыш гектарыннан уртача 35,9 центнер тәшкил итә. Бүген аграрийлар, нигездә, арыш, көзге бодай, арпа, борчак басуында, язгы бодайга, солыга, люпинга керешмәгәннәр әле. Әкренләп фермерлар да уракка төшә башлады. Сишәмбегә алар барлык мәйданның 3 процентын суктырдылар.
Узган пәнҗешәмбедә редакция хәбәрчесе «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсе кырларында булып кайткан иде. Ул көнне иртәнге якта комбайннар Новотроицкое басуында эшләделәр, төштән соң, анда эшне тәмамлап, Казаклар авылы артындагы басуга җыелдылар. Без барганда берничә «Нью-Холланд» һәм «Акрос» басуда тезелеп тора иде инде, аннары тагын өстәлделәр. «Агрофирма кырларында барысы 28 комбайн эшләячәк. Финагротрейд та ярдәмгә техника җибәрә. 40ка якын «КАМАЗ» бөртекне ташый, суктыруны өзмәс өчен 6 бункер-җыйгыч басуда тора», – дип аңлата агрофирманың баш агрономы Минталип Галиев. Хуҗалыкның өч бүлекчәсенә бөртеклеләрнең мәйданы 17 мең гектарны тәшкил итә. Якынча 5әр меңләп гектарда көзге бодай, арпа, язгы бодай, калган өлештә люпин, рапс, бөртеккә кукуруз үстерәләр. Ургычлары 7шәр, 9ар метрлы булган бу куәтле комбайннар белән көненә уртача 600-700 центнер бөртек суктырып, ягъни якынча 25-27 гектар мәйданны алып була, дип аңлата белгеч.
Без баш агрономнан мәгълүмат туплаган арада комбайннар тузан туздырып басу башына килеп туктадылар, егетләр, штурвал артыннан төшеп, оештыручылары янына җыела тордылар. Әйтергә кирәк, комбайнчылар барысы да диярлек яшьләр, шулай булса да тәҗрибәлеләр. Тиз генә киңәшләшеп алырга да, тизрәк суктыра башларга, аяз көннең, коры һаваның бер генә минутын бушка сарыф итмәскә кирәклеген яхшы аңлыйлар. Иң беренче, гадәт буенча, Минталип Кәримович басу башыннан суктырылган бөртекне махсус приборга тутырып, дымлылыгын үлчәп карады. Прибор 16,6 процентны күрсәткәч, егетләр сөенечләрен яшереп кала алмадылар – бу басуга керергә була дигән сүз.
Мул уңыш юрап, арпа кырына беренче адымны ясаганчы, егетләрне баш агроном Минталип Галиев, бүлекчәнең директоры Назиф Хөснетдинов һәм әйдәүче агрономы Марат Мөхәммәдиев белән фотога төшереп калырга ашыгам. Шулай итеп, комбайнчы егетләрдән бертуганнар Илнур һәм Илдар Этикбаевлар, Тәнзил Гайнетдинов, Фирдәвес Галимәрданов, Ленар Дәүләтшин, Рәмис Сәхәбетдинов, Фәнзил Ильясов, Фирдүс Салихҗанов, Флүс Галиев, Нәфис Гайнетдинов, Илнур Миңнәхмәтов фотосурәткә эләгә. Комбайнчылар узган елларда күрсәткечләре белән районда гына түгел, республикада да алдынгылар рәтендә булган егетләр. «Егетләрнең һәрберсенең көнлек эш күләмнәре теркәлә, саннар авыл хуҗалыгы идарәсенә җибәрелә. Агрофирма комбайнчылары Президент премиясенә дә дәгъва кыла алалар», – дип билгеләп үтәләр идарәдә. Уңыш мул, гектарыннан уртача 50шәр центнер бөртек суктырабыз, күрсәткечләр кимемәсен, югалтуларсыз җыеп алырга язсын, дип телиләр игенчеләр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз