news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камәрия Хәмидуллина укытучыларны матбугатка бушлай яздыртырга өндәде

Казанның икенче татар гимназиясе директоры фикеренчә, матбугат чын мәгънәсендә балаларны тәрбияли башлаячак һәм үзенең асылына кайтачак.

Камәрия Хәмидуллина укытучыларны матбугатка бушлай яздыртырга өндәде
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәре Мәскәү районының "КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе" директоры Камәрия Хәмидуллина укытучыларга бушлай матбугатка яздырту мөмкинчелеген бирергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советында узган укытучылар белән очрашуындагы чыгышында сөйләде.

“Укытучы өчен газета-журналларга язылу шактый катлаулы мәсьәлә. Массакүләм чараларның күбрәк укытасы, яздыртасы килә. Мәктәпкә мөрәҗәгать итәләр. Мәктәп шул ук укытучы ул. Баланы укытучы башта язылырга өнди, аннары анда чыккан материалларны дәрестә кулланырга тырыша. Мәгълүмат чаралары белән эшне дә укытучы дәвам итә. Укытучыга газета-журналны бушлай китерү бик тә әйбәт булыр иде дип уйлыйм”, - ди ул.

Камәрия Хәмидуллина мисал итеп үзе җитәкләгән гимназияне китерде. “Традицион рәвештә елына бер миллион сумга якын язылу оештырыла. Моны сыйныф җитәкчеләре, укытучылар эшли. Аларга газета-журналны бушка китерү бөтен яктан үзен аклаячак. Матбугат чын мәгънәсендә балаларны тәрбияли башлаячак, үзенең асылына кайтачак. Шул ук театрлар, музейларга укытучы ирекле керә алырга тиеш дип саныйм”, - диде ул.

“Бүгенге җәмгыятьне кичәге укытучы тәрбияләде, ә иртәгәсен бүгенге укытучы тәрбияләп ята. Әйдәгез, бу әйберләр турында уйланыйк. Моннан ике-өч ел элек өч укытучыны стажировкага Парижга җибәрдем. Кесәсенә укытучы булып эшли дигән белешмә-кәгазь салып җибәрдек. Луврга, Пикассо музейларына бушлай кереп карап кайттылар. Әгәр дә уйлансак, без моны эшли алыр идек”, - диде Камәрия Хәмидуллина.

Директор сүзләренчә, ул гомере буе милли мәгариф өлкәсендә эшләгән кеше. “Мине иң күп борчыган әйберләр: җәмгыятьтә хөкем сөрә торган милли-мәгариф турындагы мәсьәләләр, киеренкелек. Бүгенге вакыйга да бәйле без укытучының хәле турында яңгыратмасак әйбәт булмас. Укытучы көн күрү өчен күп уйланырга тиеш. Укытучының бер ставкага ала торган хезмәт хакы унсигез мең. Аны зурайту бездән генә тормый”, - диде ул.

“Конкурсларның, җиңүчеләрнең үз белемнәрен күтәрү өчен грантлар биреп булмас микән дип уйлыйм. Шушы хезмәт хакына укытучы үз иленнән ерак китә алмый. Дөнья күреп кайту, сәламәтлеген ныгыту өчен. Әлбәттә, бу хәлләр укытучының кесәсенә туры килми”, - дип нәтиҗә ясады Камәрия Хәмидуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100