Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камәрия Хәмидуллина фидакарь хезмәте өчен орден белән бүләкләнде
Милли җыенда Татарстан Республикасы Президенты медальләр тапшырды.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Озак еллар Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясен җитәкләгән Камәрия Хәмидуллина татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә мөһим өлеш кертүгә, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.
Камәрия Хәмидуллинага бүләкне мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Милләт җыенында Татарлар гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре проекты кабул ителә. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз