news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының тиражы тулысынча сатылып беткән

«Хозур» нәшрият йорты рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең яңа тиражын әзерли башлаган.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының тиражы тулысынча сатылып беткән
dumrt.ru

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының 2 мең данәдә дөнья күргән беренче тиражы тулысынча сатылып бетте. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шушы көннәрдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе — «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы кабат сатуга чыгачак. Бу юлы китап тагын 2 мең данә тираж белән дөнья күрәчәк. Аны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин булачак:

  • Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;
  • Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;
  • www.huzurshop.ru интернет-кибете.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора. Китаплар Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде.

Әлеге басмалар — хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә белгечләренең, татар, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе.

Ике тәрҗемә дә «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек дип табылды. Китаплар нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100