news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калугада Татар мәдәнияте көннәре узды

Чарада милли ризыклар тәкъдим ителгән, татарча җырлар башкарылган.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). 24 февральдә өлкә яшьләре унынчы тапкыр Калуга шәһәре һәм өлкә халкын Татарстан мәдәнияте көне бәйрәменә чакырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Калугада Татарстан мәдәнияте көнендә милли ризыклар тәкъдим ителгән, татарча җырлар башкарылган.

“Татарлар һәм руслар төрле халык булса да, без бер илдә дус яшәвебезне күрсәтәсебез килә”, - дип сөйләгән “Дуслык” татар җыры ансамбле җырчысы Диана Минхарисова.

“Колорит”, “Ташир” (әрмән), “Акварель” бию ансамбльләре бәйрәм рухы, күтәренке кәеф бүләк иткән.

Татар диаспорасы вәкиле Алсу Скиб татар халык мәдәнияте һәм тарихы, илдә төрле халыкның дус яшәү серләрен җиткергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot