news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калуга өлкәсе губернаторы Татарстанның “Электрон Хөкүмәт” системасы белән кызыксынды

Анатолий Артамонов фикеренчә, Татарстанның электрон документ әйләнеше системасы Калуга аналогына караганда уңайлырак

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Татарстанга сәфәре кысаларында Казанда IT-паркта булды. Калуга өлкәсе губернаторына Дәүләт идарәсе өлкәсендә республиканың алдынгы электрон эшләнмәләрен Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.
Калуга өлкәсе делегациясенә яңа IT-паркының “йөрәге” – тәүлек буе Интернет челтәрендә мәгълүматны сакларга һәм карарга мөмкинлек бирүче заманча дата-үзәк тәкъдим ителде.
Анатолий Артамоновка Татарстан “ноу-хау”ы - гражданнарга дәүдәт хезмәтләренә мөстәкыйль керү мөмкинлеген тәэмин итүче инфомат– приборны тәкъдим иттеләр. Калуга өлкәсе губернаторына хәтта инфомат ярдәмендә, мисал өчен, ЮХИДИ штрафын түләргә мөмкин булуын да күрсәттеләр.
Калуга өлкәсе губернаторын бигрәк тә Татарстанның “Электрон Хөкүмәт” системасы кызыксындырды. Аның “клиентлар” өлеше эшләвен хезмәттәшенә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үз мисалында күрсәтте. ТР Хөкүмәте Рәисе үз ноутбогында документларга кул куеп һәм кайбер түрәләр белән элемтәгә кереп, документлар белән эшләүдә нинди мөмкинлекләргә ия булуын күрсәтте.
Татарстанның электрон документ әйләнеше системасы Калуга аналогыннан өстен чыга, дип билгеләп үтте Анатолий Артамонов. “Бездә барысы да шулай ук, әмма кулланырга уңайлы түгел”, - дип билгеләп үтте губернатор. Төбәк башлыгы ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге белән Калуга өлкәсендә шундый ук системаны кертү буенча килешү төзергә әзер булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100