news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калмыкияда Чыңгыз ханга Россиядә беренче һәйкәл куйдылар

Композициянең идеясе тарихтан алынган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Калмыкиянең Яшь күл районындагы Привольный бистәсендә Чыңгыз ханга Россиядә беренче һәйкәл ачтылар. Аны ике ел дәвамында төзиләр, композициягә нигез итеп тарихи факт алынган. Бу турыда төзелеш инициаторы - җирле “Улан-Хееч” заводы гендиректоры Жангар Сангаджиев сөйләде. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

"Привольный бистәсендә тантаналы шартларда Чыңгыз ханга һәйкәл ачылды. Бу - скульптура ансамбле: Чыңгызханның дүрт метрлы сынын дүрт сакчы йөртә, артта монгол кабиләләрен гәүдәләндерүче флагштоклар урнаштырылган. Бу - Россиядә Чыңгыз ханга беренче һәйкәл", - диде Жангар Сангаджиев.

Чыңгыз ханга һәйкәл кую идеясен “Улан-Хееч” заводының беренче директоры Петр Менкнасунов тәкъдим иткән. Аны Элистадан килгән осталар ике ел төзегән. Һәйкәлне төзегәндә бетон, металл кулланылган, өстән барысы да заманча чыдамлы материал белән эшкәртелгән. Якын-тирә территорияне төзекләндерү һәм яктырту планлаштырыла.

“Композициянең идеясе тарихтан алынган. Чыңгызханны җитәкче дип игълан иткән тарихи факт була, аны нәкъ менә шулай йөрткәннәр. Төзелеш, нигездә, безнең нәсел заводы акчасына һәм халыкның хәйрия акчасына алып барылды”, - дип өстәде Жангар Сангаджиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100