news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты

Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Хальмг Унн” (“Калмыцкая правда”) газетасы баш мөхәррире Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә. Калмык журналисты сүзләренчә, калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

  • Быел 11 апрельдә Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән генә укыту турында закон проекты кертелде. Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.

Менке Конеев калмык телен башка милләт кешеләре өйрәнмәсәләр дә була, дип саный. “Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проектының нәтиҗәсе милли телләр өчен бик үк яхшы булмаячак. Милли телләр болай да хәзерге вакытта зур кыенлыклар кичерә. Мәсәлән, милли телләрне өйрәнү, китапларны туган телдә чыгару мәсьәләләре һәм башкалар. Әмма икенче яктан мин ирекле рәвештә өйрәнергә дә мәҗбүр итмәс идем. Мин үземнең туган телемне башка милләт кешесенең мәҗбүри рәвештә өйрәнүен теләмим. Ә инде минем милләт кешеләре, чын калмык халкына килсәк, алар, берсүзсез, туган телләрен өйрәнергә тиеш. Башка милләт кешеләре минем туган телемне белмәскә дә хокуклы”, - диде Менке Конеев.

Калмык газетасы баш мөхәррире милли телләр мәсьәләсе буенча Калмык Республикасында барысы да яхшы булуын әйтте. “Калмык теле Калмык Республикасында икенче дәүләт теле булып тора һәм берничек тә кимсетелми. Калмык телендә газеталар да чыга, китаплар да бастырыла, республикада китап нәшрияты да бар. Мәктәпләрдә дә калмык теле мәҗбүри предмет буларак укытыла. Асылда, бездә, бу мәсьәләгә килсәк, барысы да яхшы”, - диде ул.

Менке Конеев калмык теле мәсьәләсе калмык халкының гына проблемасы булуын әйтте. “Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты турында ишеткәч, безнең халык ярсыды, ачуланды, дип әйтә алмыйм. Мин халыкның митингларга чыгуы, алай җыелышлар үткәрүе турында ишетмәдем. Минем туган тел проблемасы – ул минем халыкның проблемасы. Беркем дә безнең өчен уйлап бирергә тиеш түгел. Без үзебез шушы тел белән туганбыз икән, без үзебез шул телдә сөйләшергә тиеш. Без үзебез аны өйрәнергә тиеш. Башка милләтләргә килсәк, мин болай дип кенә әйтә алам: бу – ирекле эш. Өйрәнергә телиләр икән – өйрәнәләр, теләмиләр икән – юк. Әгәр дә татарлар үз телләрен өйрәнергә телиләр икән, өйрәнсеннәр, туган телләрендә сөйләшсеннәр. Минемчә, һәр халык үзенең өендә, үзенең республикасында туган телен өйрәнергә тиеш”, - диде Менке Конеев.

Калмык газетасы баш мөхәррире әлеге закон проектында бернинди дә куркыныч әйбер күрмәвен әйтте. “Миңа калса, әлеге закон проектында бернинди дә куркыныч әйбер юк. Мин монда бернинди дә янау күрмим. Калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр, татарлар да, башка милләтләр дә шулай ук”, - диде ул.

Менке Конеев калмык теле югалмаячагын әйтте. “Мин бу проектка абсолют рәвештә тыныч карыйм, чөнки мин үземнең туган телемне беләм һәм мин үземнең милләттәшләремдә шикләнмим. Алар да өйрәнәчәк, аларның балалары да өйрәнәчәк. Мин, әлеге закон проекты кабул ителгәннән соң, милләтләр һәм телләр юкка чыга дип уйламыйм. Алар юкка чыгар өчен бик күп еллар кирәк. Мин сезгә бик гади мисал китерәм. Әфганстанда хәзәриләр дигән милләт бар. Алар чыгышлары белән монголлардан. Бу халык монгол хәрби эшлеклесе Чыңгыз хан вакытларында ук барлыкка килде бугай инде. Алар барлыкка килгәннән соң 7 гасыр үткәндер. Һәм алар бүгенге көндә дә үзләренең туган телләрен белә. Шуңа мин паникага бирелергә кирәк дип санамыйм да. Син татар икән, син үзеңнең туган татар телеңне белергә тиеш. Минемчә, бөтен кеше дә шулай дип уйлый. Туган тел – ул ана теле. Ничек инде анаңны онытып булсын. Әгәр дә берәр татар кешесе мин туган телемне өйрәнергә теләмим дип чыкса, башка татарлар аңа ничек карарлар икән”, - диде “Хальмг Унн” (“Калмыцкая правда”) газетасы баш мөхәррире Менке Конеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100