news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында Фатыйх Сибагатуллинны искә алалар

Камал театрында Фатыйх Сибагатуллинны искә алалар
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Камал театрының яңа бинасында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры Фатыйх Сибагатуллинның 75 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үткәрелә.

«Ул безнең барыбыз өчен онытылмаслык, тарихи вакыйгалар үзәгендә кайнаган шәхес. Фатыйх Сәүбәнович — республикада гына түгел, ил күләмендә дә авторитетлы җитәкче булып танылды», — дип белдерде «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул шулай ук бергә эшләгән вакыттагы хатирәләрен яңартты һәм аның һәрвакыт алдынгы, заманча карашта булганын ассызыклады.

Хәтер кичәсе җыр-моң, танылган артистлар чыгышы белән дәвам итте.

  • Фатыйх Сибагатуллин - 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.
news_right_1
news_right_2
news_bot