news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисырда татар шәмаиле ясау буенча мастер-класслар үтте

РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы делегациясе составында Мисырга килгән Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, каллиграф Чулпан Шарифуллина татар шәмаиле ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Бу хакта Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади чаралар «Россия ислам традицияләре» Халыкара проектының бер өлеше булды һәм Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгының Мисырдагы вәкиллеге ярдәмендә узды. Каһирәдә мастер-класслар Рус йортында һәм In the Mood рәсем сәнгате студиясендә оештырылды, анда ватандашларыбыз да, җирле халык вәкилләре дә катнашты, алар арасында яшьләр дә, олылар да бар иде. Александриядәге Рус йортында оештырылган чарада исә шәех Әбделазиз Әбү Хузейма җитәкчелегендә Әл-Әзһәр университетының Александрия бүлекчәсе студентлары катнашты.

Чулпан ханым һәр мастер-класста үзенең әзер эшләрен күрсәтте һәм татар шәмаиленең барлыкка килү этаплары хакында җентекләп сөйләде. Мастер-класста катнашучылар үз исемнәрен каллиграфик стильдә гарәпчә язды, милли татар орнаментлары белән бизәде һәм төсле карандашлар белән буяды.

news_right_1
news_right_2
news_bot