news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Калкан һәм каләм-2009” конкурсында җиңүчеләр арасында “Татар-информ” журналистлары да бар

ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров журналистларны бүләкләү тантанасында белдергәнчә, министрлыкның мондый конкурсны инде 11 нче тапкыр үткәрүе

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Җәмгыятьтә эчке эшләр органнарына карата уңай караш формалаштыру, халыкның хокукый белемлелеген арттыру һәм халыкны җәмәгать, хокук тәртибе сагындагыларга якынайту максаты белән, Татарстан журналистлары арасында игълан ителгән “Калкан һәм каләм-2009” конкурсында җиңүчеләр билгеле булды.

 

ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров журналистларны бүләкләү тантанасында белдергәнчә, министрлык 11 нче тапкыр оештырып үткәргән әлеге иҗади ярышка рус һәм татар телләрендә барлыгы 300дән артык иҗади эш тәкъдим ителгән булып, шулардан конкурс максатларын отышлырак һәм төгәлрәк чагылдырганнарын министр урынбасары – министрлыкның личный составы белән эшләү буенча идарәсе башлыгы Андрей Демидов рәислегендәге жюри “Мин – Россия гражданы”, “Коррупциягә каршы тору”, “Ачарга һәм исбатларга”, “Көн герое”, “Шундый эш”, “Моны һәркем белергә тиеш”, “Иң яхшы криминаль репортер”, “Актив гражданлык позициясе өчен” номинацияләре буенча сайлап алган.

 

Бүген министрлыкның мәдәният үзәге сәхнәсенә чыгып, министр, аның урынбасарлары һ.б. зур җитәкчеләр кулыннан диплом һәм премия алучылар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары да бар. Аерым алганда, рус телендәге мәгълүмат редакциясеннән “Мин – Россия гражданы” номинациясе буенча Эмма Ситдыйкова белән “Актив гражданлык позициясе өчен” дип аталганында Артур Еникеев, татар телендәге мәгълүмат редакциясеннән “Шундый эш” номинациясе буенча Миләүшә Низаметдинова бүләкләнде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot