news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калька телнең эчке төзелешенә тәэсир итә торган күренеш — галимә

Алынмалар ул дәрәҗәдә тәэсир итми, ә калька итә, дигән фикердә Гөлшат Галиуллина.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Калька тәрҗемәләр телнең төзелешенә нык тәэсир ясый. Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина шулай дип саный. Бу хакта фикерен ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган лабораториум вакытында белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзерге заманда журналистлар, галимнәр күпчелек рус һәм инглиз телләреннән тәрҗемә итү белән шөгыльләнә һәм материалны тәрҗемә итү, нигездә, калькага кайтып кала.

“Калька исә телнең эчке төзелешенә тәэсир итә торган күренеш. Алынмалар ул дәрәҗәдә тәэсир итми, ә калька тәэсир итә. Ягъни телнең табигый агышын үзгәртә”, – ди галимә.

Кайбер материалларны өч тапкыр укымыйча аңлап та булмый, чөнки ул телнең үз форматында түгел, дигән фикердә Гөлшат Галиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100