Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Калининградтан килгән кунаклар Самарада «Мавыктыргыч татар теле» түгәрәген караган
Укучылар кунакларны «Түбәтәй», «Ак калач», «Кәрия-Зәкәрия» кебек борынгы уеннар белән таныштыган.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Ачык дәрес кунакларга ошады» дигән язмасы чыкты.
5 — 9 декабрьдә «Южный город» бистәсендәге белем бирү үзәгендә Калининград һәм Самара өлкәсе мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары өчен «Стандарт бурычлар — креатив чишелешләр» дип аталган методик марафон үткәрелде.
«Дәрестән тыш белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе» секциясендә Нурия Дәүләтша кызы Якупова чыгыш ясады. Ул үзе алып барган «Мавыктыргыч татар теле» түгәрәге эшчәнлеге турында сөйләде.
Быелгы уку елы башында оештырылган түгәрәктә 2 — 4нче сыйныфта укучы татар балалары шөгыльләнәләр. Дәрес барышында милли мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләү, туган телдә аралашу күнекмәләрен үстерү буенча эш формалары тәкъдим ителде.
Ачык дәрес татар халык уеннарына багышланган иде. Укучылар кунакларны «Түбәтәй», «Ак калач», «Кәрия-Зәкәрия» кебек борынгы уеннар белән таныштырдылар. Татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү өчен кунакларга түбәтәй тарихын сөйләделәр, татар шигырьләре, җырлары, биюләр башкардылар. Дәрес ахырында кунаклар ата-аналар һәм балалар әзерләп алып килгән милли ризыклардан авыз иттеләр. Педагоглар әлеге чарадан бик канәгать калдылар һәм түгәрәк эшчәнлеген югары бәяләделәр.
— Баланы туган телебез, милли мәдәниятебез белән кызыксындыру гаиләдән башланырга тиеш. Әби-бабайлар, ата-аналар үзләре дә өйдә туган телебездә сөйләшергә, җырларга, такмаклар һәм әкиятләр аша баланы татар дөньясы белән таныштырырга тиешләр. Гаилә ярдәменнән башка балаларга татар телен өйрәнү кыен булачак. Безнең түгәрәккә берничә рус баласы да йөри. Дөрес, нәселләрендә кайчандыр татарлар да булган. Хәзер алар, шул борынгы туганнарының истәлеген саклап, татар телен, йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнәләр. Бу гаиләләрнең тырышлыгын башкаларга үрнәк итеп куярга була.
Хәзерге вакытта түгәрәккә 40лап бала йөри. Методик марафоннан соң туган телне өйрәнергә теләүчеләр саны тагын да артты. Безнең мәктәптә әлегә кадәр «Мавыктыргыч татар теле» түгәрәге эшләвен белмәгән ата-аналар да булган икән, — дип сөйли түгәрәк җитәкчесе Нурия Дәүләтша кызы.
— Кунакларга ачык дәрес бик тә ошады. Калининградтан килгән коллегабыз: «Сезнең милли ризыкларны авыз иткәч, балачагым исемә төште — күршебездә татарлар яши иде, безне милли ашлар белән еш кына сыйлыйлар иде», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Бу чараны оештыруда һәм уздыруда катнашкан барлык укучыларыма, әти-әниләргә, мәктәбебездә татар теле түгәрәге оештырырга булышкан Искәндәр Сәетовка чиксез рәхмәтләребезне әйтәсем килә. Шушындый милли җанлы кешеләр тырышлыгы белән туган телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны саклап калырбыз, дип ышанам, — диде дулкынлануын яшерә алмыйча Нурия ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз