Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининградта Туфан Миңнуллинга багышланган иҗади очрашу-лекция узачак
Калининградта күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе һәм сүз остасы Туфан Миңнуллинга багышланган иҗади очрашу-лекция узачак. Бу хакта Калининградның «Кардәшләр» төбәк татар-башкорт мәдәнияте иҗтимагый оешмасының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Аның пьесалары чор чагылышына, ә геройлары татар күңеленең тере образларына әверелә: эчкерсез, көчле, кайчакта каршылыклы, әмма һәрвакыт чын. Миңнуллинның иҗаты – кеше, халык, язмыш һәм заман алдындагы җаваплылык турында сөйләшү», – дип белдерә оештыручылар.
Очрашу программасында:
- язучының тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләү;
- иң әһәмиятле әсәрләре белән танышу;
- аның татар драматургиясе һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлеше турында фикер алышу;
- җанлы диалог һәм аның әсәрләренең бүген дә актуаль булып калуы турында уйланулар.
Очрашу-лекция 11 март көнне А.А.Леонов исемендәге китапханәдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз