news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининградта татар мәдәнияте фестивале узачак

Бәйрәм 9 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә булачак.

Калининградта татар мәдәнияте фестивале узачак
tatar-congress.org

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). 9 ноябрьдә Калининградның өлкә тарих-сәнгать музееның концерт залында Россия халыкларының гореф-гадәтләренә багышланган бәйрәм узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Бәйрәмне оештыручы – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә эшләп килүче “Кардәшләр” мәдәният оешмасы.

“Җыр – ул халыкның күңел чагылышы. Фольклор нигезендә үсеш алган заманча татар музыкасы үз тарихыңа мәхәббәт һәм хөрмәт, киң күңеллелек һәм кунакчыллык кебек милли менталитет үзенчәлекләрен күрсәтә”, - дип сөйләде иҗтимагый оешма вәкилләре.

Фестивальдә Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, халыкара конкурслар лауреаты Рузилә Сәмигуллина (Рината Тэй), “Кардәшләр” оешмасының “Балтыйк буйлары” ансамбле чыгыш ясаячак.

Бәйрәм 12:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100