news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Калининградта татар-башкорт мәдәнияте фестивале узачак
Скопировать ссылку
31 октябрьдә Калининградта «Татар-башкорт мәдәнияте фестивале» гаилә бәйрәме үткәрелә. Бу хакта Калининград өлкәсе «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәнияте җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Программада:
- Тере музыка концерты – хедлайнер — «Братия» арт-төркеме;
- Татарстанның аш-су илчесе, пешекче Альбина Фасхиевадан кыстыбый һәм урама әзерләү буенча мастер-класслар;
- Казан кинорежиссеры Мира Рахматның татарларның борынгы күн мозаикасы һөнәренә багышланган «Казан җөе» фильмын күрсәтү;
- Традицион татар рецептлары буенча әзерләнгән сыйлар белән үлән чәе эчү;
- Һөнәрчеләр ярминкәсе;
- Милли-мәдәни автономияләрнең ишегаллары;
- Татар һәм башкортларның традицияләре һәм гадәтләре турында экспозиция;
- Калининград өлкә тарихи-мәдәни музееннан татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә;
- Фатих Кәрим шигырьләрен укучылар бәйгесе;
- Татар шагыйрәсе Газизә Самитованың иҗат юлы турында лекция;
- Курчаклар ясау буенча мастер-класс.
Чарага керү ирекле (0+).

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot