Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининградта Россия халыклары телләре көне уңаеннан «Чикләрсез шигърият» чарасы узды
Калининградта космонавт Алексей Леонов исемендәге китапханәдә Россия халыклары телләре көненә багышланган «Чикләрсез шигърият» дип исемләнгән иҗади чара узган. Бу хакта Калининград төбәк иҗтимагый оешмасы — «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәнияте җәмгыяте хәбәр итте.
Очрашуда төрле милләт вәкилләре үз туган телләрендә шигырьләр укыды, халык иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте һәм дустанә мохиттә аралашты. Чара төрле халыкларның рухи байлыгын, үзенчәлеген һәм үзара дуслыгын күрсәтүгә юнәлтелгән иде, диелә хәбәрдә.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар төбәктә яшәүче халыкларның милли үзенчәлеген саклау, туган телләргә игътибар җәлеп итү һәм мәдәниятара татулыкны ныгыту өчен мөһим.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз