news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининградта Ибраһим Мостаев истәлегенә багышланган әдәби кичә узды

Калининградта Ибраһим Мостаев истәлегенә багышланган әдәби кичә узды
tatar-congress.org

Калининградта бу ял көннәрендә космонавт А. Леонов исемендәге китапханәдә «Кардәшләр» төбәк иҗтимагый оешмасы Ибраһим Шәрап улы Мостаев истәлегенә багышланган әдәби кичә үткәрде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Ибраһим Мостаевның кызлары Наилә һәм Равия, улы Ринат Ибраһимовлар аның «Минем язмышым» китабының презентациясен үткәрде. Алар әтиләренең биографиясен, хәрби һәм хезмәт юлын сөйләделәр. Шулай ук аның сугыштан соң Калининград өлкәсен торгызуга керткән өлеше турында искә алдылар.

Татар җәмгыяте һәм Калининград җирендә дога укыган беренче йорт барлыкка килде. Биредә Мостаев шигырьләрен туган телдә укыдылар. Шулай ук документлар экспозициясе һәм гаилә альбомы тәкъдим ителде. Шунда ук 2024 елга «Кардәшләр» төбәк иҗтимагый оешмасы ның еллык календаре презентациясе узды. Аны Рамил Каюмов тәкъдим итте. Кичә милли традицияләр буенча чәй эчү белән тәмамланды, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100