news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калининградта Һади Такташны искә алдылар

Калининград шәһәренең «Ихсан» мөселман хатын-кызлары шурасы рәисе Рәисә Азизулова-Викторова шагыйрь, язучы һәм журналист Һади Такташ истәлегенә багышланган тематик очрашуда катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 августта Калининградның космонавт А. А. Леонов исемендәге китапханәсендә ул берничә шигъри әсәр — «Мәхәббәт тәүбәсе», «Урман кызы»н укыды һәм шагыйрьнең иҗат юлы турында сөйләде.

Очрашу «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәнияте җәмгыяте тарафыннан оештырылды һәм шагыйрьнең тууына 125 ел булуга багышланган иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot