Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининградта герой-очучы Муса Гәрәевне искә алу кичәсе узачак
30 майда 14:00 сәгатьтә Калининградның Л.Леонов исемендәге китапханәсендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое, каһарман-очучы Муса Гәрәев истәлегенә багышланган очрашу була. Бу хакта Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәнияте оешмасы хәбәр итте.
Муса Гәрәевнең тормыш юлы — какшамас рух, Ватанга тугрылык һәм чын батырлык үрнәге. Ул — халкыбызның һәм бөтен ил тарихының горурлыгы. Очрашу барышында легендар очучының фронт юллары, хәрби биографиясе һәм аның калдырган бай мирасының яшь буын өчен әһәмияте турында сүз барачак. Түгәрәк өстәл форматындагы әңгәмәдә геройның батырлыклары барланачак.
Оештыручылар тарихка, каһарманнар истәлегенә һәм халкыбыз мәдәниятенә битараф булмаган һәркемне очрашуда катнашырга чакыра. Мондый чаралар буыннар арасындагы элемтәне сакларга һәм геройларыбызны онытмаска ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Керү ирекле.
Фото: Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәнияте оешмасы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз