Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининградта «Гәрәбә Сабан туе» үтте
Калининград өлкәсенең Зеленоград муниципаль округы Куликово бистәсендә «Гәрәбә Сабан туе» узды.
Бәйрәм чаралары «Җыелыш» күңел ачу комплексы янында урнашкан милли утарлар эшеннән башланды. Аларда милли әдәбият һәм көнкүреш әйберләре, шулай ук Калининград өлкәсенең милли-мәдәни оешмалары, шул исәптән рус, бурят, якут, литва,татар-башкорт, чуваш, фин-угор, поляк, кыргыз һәм Россия немецлары эчемлекләре тәкъдим ителде.
Шулай ук осталарның кул эшләнмәләре, сувенирлар һәм гәрәбә бизәнү әйберләре белән кибетләр дә эшләде. Кунаклар вак бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк, кыстыбый һәм башка традицион татар һәм башкорт ризыкларыннан авыз итә алдылар.
Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде. Бәйрәм регионның милли-мәдәни оешма һәм Калининградның балалар-яшүсмерләр үзәге коллективларының чыгышларыннан торды.
«Гәрәбә Сабан туе» фестивален «Кардәшлар» татар-башкорт мәдәният җәмгыяте оештырды. «Балтыйк диңгезе буенда икенче тапкыр уздырган бәйрәмебезгә килүчеләрнеңбарысына да рәхмәт белдерәм» – дип сөйләде оешма рәисе Лилия Габбасова. Аның сүзләренчә, киләсе елда «Кардәшлар» үз эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз