news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининградта Галия Гафиятуллинаның тууына 110 ел тулуга багышланган чара булды

Калининградта Галия Гафиятуллинаның тууына 110 ел тулуга багышланган чара булды
Фото: tatar-congress.org

23 март көнне Калининград шәһәренең космонавт А.А.Леонов исемендәге 4нче китапханәсендә «Мәдәниятләр диалогы» проекты кысаларында ТАССРның атказанган артисты (1957), СССРның халык артисты (1987), җырчы Галия (Хәтимә) Шәриф кызы Гафиятуллинаның тууына 110 ел тулуга багышланган танып белү программасы оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Калининградның «Кардәшләр» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре Әмир Хәйруллин һәм Ркыя Ржевская Галия Шәриф кызының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Көчле, яңгыравыклы тавышка, ачык дикциягә ия Галия Гафиятуллина 1945-1970 елларда ТАССР җыр һәм бию ансамбле солисты булып эшли. Ул татар халкы арасында зур популярлык казана һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Галия Гафиятуллина репертуарындагы иң танылган әсәрләр арасында «Бормалы су» җырын (Заһид Хәбибуллин көе, Нәкый Исәнбәт сүзләре), «Ямьле Агыйдел буйлары»н (татар халык җыры) атап үтәргә мөмкин. Җырчы «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнгән.

Чарада катнашучылар «Халык музыкасы антологиясе» альбомына кергән татар халык җырлары язмаларын, фолк стилендәге композицияләрне, Идел буе татарларының җырларын һәм җырчы башкаруындагы башка вокаль әсәрләрне тыңлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100