news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининградта Гадел Кутуйга багышланган чара булды

15 мартта Калининградның «Кардәшләр» төбәк иҗтимагый оешмасы «Мәдәниятләр диалогы» проекты кысаларында космонавт А.А.Леонов исемендәге китапханәдә татар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист, хәрби хәбәрче, Бөек Ватан сугышында катнашучы Гадел Кутуйга багышланган танып белү программасы үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Ялалов кичәдә катнашучыларны язучының биографиясе белән таныштырды, Кутуйның иҗади мирасын Наилә Залетдинова тәкъдим итте, Сәлимә Абдулла кызы мәктәп елларында татар язучыларының әсәрләрен ничек өйрәнүләре турында сөйләде. Әмир Хәйруллин Гадел Кутуй истәлегенә багышланган видео күрсәтте. Мәүлия Шаһидулла кызы, Румия Хәсәнова, Рәйсә Викторова һ.б. башкаруында фронтовик шагыйрьнең татар, башкорт һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады.

Очрашу ахырында чарада катнашучылар Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәреннән видеоөзек карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100