Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининградта Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган иҗади очрашу була
28 мартта 11:00 сәгатьтә Калининград шәһәренең А.А.Леонов исемендәге китапханәсендә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган иҗади очрашу була. Бу хакта Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәнияте иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Программада шагыйрьнең язмышы, аның катлаулы тормыш юлы, бүгенге көндә дә заманча һәм тирән яңгыраучы шигырьләре турында сөйләшү планлаштырылган. Габдулла Тукайның иҗаты турында «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәнияте иҗтимагый оешмасы активисты Рөстәм Ялалов сөйләячәк.
Чара шагыйрьнең әдәби мирасы белән танышу, сүз көчен тою һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калу мөмкинлеге булачак. Мәдәният, тарих һәм шигърият белән кызыксынучыларны көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз