news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Калининградта Фатих Кәримне искә алу чараларында шагыйрьнең кызы катнашачак
Шагыйрь 1945 елда Кенинсбергны фашистлардан азат иткәндә һәлак була.
Скопировать ссылку
Салават Камалетдинов/архив
(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Бүген һәм иртәгә, ягъни, 1-2 март көннәрендә Калининград өлкәсендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чарада шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым да катнашачак. Бу хакта җирле татарларның "Кардәшләр" оешмасы хәбәр итә.
- Фатих Кәрим (1909-1945) сугыш бетәргә өч ай кала, 1945 елның 19 февралендә Кенинсбергны фашистлардан азат иткәндә һәлак була. Аның дистәләгән шигырьләреннән тыш, 18 поэма, 2 повесть, 1 драма, тәрҗемәләре, әдәби-тәнкыйть һәм публицистик хезмәтләре мирас булып кала.
Бүген Багратионда Фатих Кәрим һәлак булган һәм җирләнгән урыннарга чәчәкләр салу, җәмәгатьчелек белән очрашу уздыру ниятләнә.
Иртәгә, 2 март көнне өлкәнең Тарихи сәнгать музеенда әдәби кичә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot